Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Звезда авыл жирлеге
рус
тат
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫ
ТАССРның 100 еллыгы
Милли проектлар видеоролигы
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Звезда авыл жирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2024 ел
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлылар бу ярдәмне апрель ае пенсиясе белән алдылар. "Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм беркемнең дә , бернәрсәнең дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирергә һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәде. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.
13
май, 2024 ел
2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә: вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары; хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала. Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар: яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү; хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау; эшсезлек буенча пособие алу периоды. "Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
11
апрель, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
9
апрель, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә. Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми. "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз